news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

Мөслим тәрбиячеләре конференциясендә тәкъдим ителгән проектлар хупланды

Район башлыгы проектларның матди тәэмин ителешен ышандырды.

(Мөслим, 4 ноябрь, "Татар-информ", "Авыл утлары", Мөнирә Арсланова). Гомуми белем бирү мәктәпләре сыйныф җитәкчеләре һәм мәктәпкәчә яшьтәге тәрбия бирү учреждениеләре тәрбиячеләренең район конференциясе үтте. Бу турыда район басмасы яза.

"Муниципаль мәгариф системасындагы проектларга грант ярдәме күрсәтү” темасын ачкан чараның секция утырышларында катнашучыларын Мөслимнең Г. Тукай исемендәге урта мәктәбе кабул итте.

Район мәдәният йортында үткән пленар өлештә чыгыш ясаучылар залда утыручылар игътибарына проект-программаларның юнәлешләрен, төп максатларын игълан иттеләр, көтелгән нәтиҗәләр белән таныштырдылар.

Конференция эшендә катнашкан район башлыгы Рамил Муллин, проектларның актуальлеген билгеләгән хәлдә, бүгенге көндә югары әхлаклы балалар тәрбияләүнең мөһимлеген ассызыклады, фикер-тәкъдимнәрен җиткерде.

Ул проектларның барысын да хуплап, аның матди тәэмин ителешен ышандырды һәм агымдагы уку елын мәгарифтә әхлакый тәрбия елы дип игълан итәргә дигән тәкъдимен җиткерде.

autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100