Сәхифәләр
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы баш редакторы
Ринат Билалов
420066, Татарстан Республикасы, Казан, Декабристлар ур., 2нче йорт.
«ТАТМЕДИА» акционерлык җәмгыяте
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы татар редакциясе
Баш редактор
Рәмис Латыйпов
Баш редактор урынбасары
Ләйсән Хафизова
Мөслим спартакиадасына өстәл теннисы һәм мини-футбол өстәлде
Башка еллардан аермалы буларак, суперфиналда быел 5 спорт төре буенча гына көч сынашачаклар.
(Мөслим, 27 гыйнвар, "Татар-информ", "Авыл утлары", Римма Афзалова). Мөслим районы оешма-предприятиеләре һәм авыл җирлекләре арасында ел саен спартакиада оештырыла. Быел ул 28нче тапкыр үткәрелә, дип яза җирле басма.
Быел спартакиадада 13 спорт төре буенча 16 ярыш оештырылачак, ди Мөслим районы Башкарма комитетының яшьләр белән эшләү һәм спорт бүлеге җитәкчесе Илшат Яббаров.
Яңа спорт төрләре буларак өстәл теннисы һәм мини-футбол өстәлде. Ярышлар нигездә быел яңа төзелгән спорткомплекста уза. Моннан тыш кайбер бәйгеләрнең шартлары да үзгәрде. Канат тартуда, мәсәлән, һәр катнашучының авырлыгы билгеләнде.
Суперфиналда 1-2 урыннарны алган командалар ярыша. Башка еллардан аермалы буларак, суперфиналда быел 5 спорт төре буенча гына көч сынашачаклар. Волейбол, бадминтон һәм мини-футбол – мәҗбүри бәйгеләр. Тагын ике спорт төре җирәбә нигезендә билгеләнә.
Быел берләшү нигезендә командалар да көчәйтелде. Аграр көллият белән социаль яклау бүлеге командасына тагын берничә оешма кушылды. Тагын берничә командада шундый үзгәрешләр бар. “Спартакиадада ел саен катнашам, шуңа көтеп алам. Бу – үзеңне сынап карау мөмкинлеге. Спартакиадада, гадәттә, бөтен төр ярышта да катнашам”, ди Мөслим лицее командасыннан Фасыйл Арсланов. Фасыйл – физкультура укытучысы. Җиңел атлетика буенча республика ярышларында призлы урыннар алган егет. Спортка гашыйк укытучының укучылары да спортка тартыла.
Спартакиадага старт 27 гыйнварда бирелә. Бу көнне спорткомплекста хатын-кызлар арасында волейбол ярышлары уза. Ир-атлар бадминтон уйный.
Кызыклы яңалыкларны күзәтеп бару өчен Телеграм-каналга язылыгыз