news_header_top
16+
news_header_bot
news_top

Мөслим Сабантуй бәйрәмендә дәүләт бүләкләре тапшырылды

Татарстан Республикасы урман хуҗалыгы министры әлеге Сабантуй барыбызга да бары тик уңай хис-тойгылар гына алып килсен дип җиткерде.

(Казан, 18 июнь, "Татар-информ"). Мөслим Сабантуй бәйрәмендә дәүләт бүләкләре тапшырылды. Бу хакта Татарстан Республикасы урман хуҗалыгы министрлыгы матбугат хезмәте хәбәр итә.

Татарстан Республикасы урман хуҗалыгы министры Равил Кузюров Татарстан Республикасы Президенты Рөстәм Миңнеханов исеменнән Мөслим халкын һәм район кунакларын сәламләде. Равил Кузюров Сабантуй бәйрәменең әһәмиятле булуы, башка милли бәйрәмнәр белән бертигез дәрәҗәдә тату яшәү һәм үзара мәдәни муллык туплауның ачык мисалы булып торуы хакында искәртте. “Әлеге Сабантуй безнең барыбызга да бары тик уңай хис-тойгылар гына алып килсен һәм иҗат, хезмәт итү өчен яңа көч бирсен. Тынычлык, бәхет, мәрхәмәтлелек һәм иминлек сезгә!” – диде министр.

Сәламләү сүзләреннән соң Татарстан Республикасы урман хуҗалыгы министры Равил Кузюров һәм Мөслим муниципаль районы башлыгы Рамил Муллин дәүләт бүләкләрен тапшырды.

news_right_1
news_right_2
news_bot