news_header_top
16+
news_header_bot
news_top

Мөслим сәнгать мәктәбендә укучылар ел ахырында йомгаклау имтиханнары тапшырачак

Әлеге зур сынауга әзерлек уку елы башыннан ук башланды.

(Мөслим, 2 декабрь, "Татар-информ", "Авыл утлары"). Сәнгать мәктәбендә шөгыльләнүче чыгарылыш сыйныф укучылары ел ахырында йомгаклау имтиханнары тапшырачак. Әлеге зур сынауга әзерлек уку елы башыннан ук старт алды. Бу турыда җирле басма хәбәр итә.

Уен кораллары бүлекләрендә шөгыльләнүче балалар төрле характердагы дүрт көй сайлап алып, бүген аларны өйрәнү өстендә эшли. Чирек саен чыгарылышларның имтиханга әзерлеген махсус комиссия тикшерә. Икенче чиректә узарга тиешле тыңлаулар узган атнада фортепиано һәм халык уен кораллары бүлекләрендә узды.

Комиссия әгъзалары чыгарылыш сыйныф укучыларына кайсы юнәлештә шөгыльләнергә, нинди җитешсезлекләрен төзәтергә кирәклеген аңлатты, киңәш-тәкъдимнәрен җиткерде.

news_right_1
news_right_2
news_bot