news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

Мөслим Сәнгать мәктәбе укытучылары квалификация күтәрә

Илшат Ибраһимов беренче ярдәм күрсәтү буенча укыту модуле программасы үзләштереп, сертификат алды.

(Мөслим, 22 апрель, "Татар-информ", "Авыл утлары"). Мөслим сәнгать мәктәбенең рәсем бүлеге укытучысы Илшат Ибраһимов узган атнада Яр Чаллы шәһәренә барып квалификация күтәрү курсларын үтте, дип яза җирле басма.

Яр Чаллы дәүләт пелагогия университеты тарафыннан оештырылган укуларда Илшат Вагыйзович "Балаларга өстәмә белем бирүдә инновацион технологияләрне куллану" дигән темага 64 сәгатьлек дәрес тыңлады. Шунда ук Илшат Ибраһимов беренче ярдәм күрсәтү буенча укыту модуле программасы үзләштереп, сертификат алды.

autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100