news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

Мөслим райоыннда көзге чәчү эшләре башланды

Мөслимлеләр “Калмыя” бүлекчәсендә көзге бодай чәчүгә чыкты.

(Мөслим, 20 август, "Татар-информ", "Авыл утлары" ). Бүгенгә дәүләткә 100 мең центнердан артык ашлык озатылган. Август-Мөслимлеләр 1117 гектарда үстерелгән борчакны җыюга да керештеләр, дип яза җирле басма.

Бу төр культура 850 гектар мәйданда җыелып, тулай җыемы 1951 тонна тәшкил итә. Комбайнчылар арасында беренчелек Мансур Саматов кулында. Урак башыннан ул, 412 гектарда эш башкарып, 10222 центнер бөртек суктырган.

Кичә агрофирмада көзге чәчүгә дә старт бирелде. Мөслимлеләр “Калмыя” бүлекчәсендә көзге бодай чәчүгә чыкты. Әлеге культура быел 6000 гектардан артык мәйданны билиячәк. Бодайның “Марафон” исемле элита сорты чәчелә. Чәчү өчен 10000 центнер орлык кайтачак, аның 7000 центнеры инде амбарда урын алган. Шулай итеп агрофирмада киләсе ел уңышына да ныклы нигез салына.

autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100