news_header_top
16+
news_header_bot
news_top

Мөслим районының Усы питомнигына "ТРның иң югары культуралы урман питомнигы" исеме бирелде

Дәрәҗәле исемгә лаек булган питомник 2 гектар мәйданда урнашкан.

(Мөслим, 17 гыйнвар, "Татар-информ", "Авыл утлары"). Мөслим районының Усы участок урманчылыгы 2017 елны матур нәтиҗәләр белән тәмамлады. Урманчылык питомнигына Татарстан Республикасы Урман хуҗалыгы министрлыгы тарафыннан "ТРның иң югары культуралы урман питомнигы" исеме бирелде.

Урманчылык бүгенге көндә 12 мең 473 гектар мәйдан били, ә дәрәҗәле исемгә лаек булган питомник 2 гектар мәйданда урнашкан.

news_right_1
news_right_2
news_bot