news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

Мөслим районының "Намус" агрофирмасы шепкән суктырырга кереште

Көзге шепкән беренче мәртәбә 2016 елда чәчү әйләнешенә кертелде.

(Мөслим, 22 июль, "Татар-информ", "Авыл утлары"). Мөслим районының "Намус" агрофирмасында  шепкән (рыжик) 100 гектарга якын суктырылган. Гомумән алганда, әлеге майлы культура агрофирманың 400 гектар җирен биләп тора, диелгән район хәбәрендә.

Шепкән (рыжик) – перспективалы майлы культураларның берсе. Башка культуралар белән чагыштырганда, ул артык игътибар таләп итми, бу исә авыл хуҗалыгы продукциясе җитештерүчеләргә һава шартларына бәйсез рәвештә мул уңыш алу мөмкинлеген бирә. Моннан тыш, аның авыруларга каршы торучанлыгы да көчле. Көзге шепкән беренче мәртәбә 2016 елда чәчү әйләнешенә кертелде.

autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100