news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

Мөслим районында үзара салым буенча референдумда утыз сайлау участогы эшли

Мөслимдә үзара салым акчасы берничә ел рәттән 1000 сум күләмендә җыела.

(Мөслим, 18 ноябрь, "Татар-информ", "Мөслим", Римма Афзалова). Мөслим районында бүген 30 сайлау участогы эшләячәк. Шуларның бишесе район үзәгендә урашкан. Сайлау участоклары иртәнге 7.00 сәгатьтә ачылды. Якшәмбе булуга карамастан иртән-иртүк халык активлык күрсәтә, диләр сайлау участокларында эшләүчеләр.

1985 нче санлы Бакча сайлау участогында 1290 сайлаучы теркәлгән. Иртәнге 8.00 сәгатькә шуларның сиксәннән артыгы тавыш бирергә өлгергән. Әлеге участокта 18 яше тулып, референдумда беренче тапкыр катнашучыларга бүләкләр дә әзерләнгән иде. Мөслимнең Бакча сайлау участогында референдумда катнашучыларны кайнар коймак һәм чәй белән дә сыйлыйлар.

Бүген референдум уңаеннан Мөслимдә ярминкә дә оештырылды. Ярминкәдә авыл хуҗалыгы продукциясе белән бергә күрше районнардан, шәһәрләрдән килгән эшмәкәрләр дә үз продукциясен тәкъдим итә. Ярминкә, бердән, бәйрәм төсе бирә, икенчедән, бу азык-төлек һәм башка кирәк-яракны очсызрак бәядән алу мөмкинлеген дә бирә, ди ярминкәдә катнашучылар.

  • Мөслимдә үзара салым акчасы берничә ел рәттән 1000 сум күләмендә җыела. Җыелган акча, дәүләт тарафыннан дүрт тапкыр арттырылып кайта һәм җирлекне төзекләндерү өчен тотыла. Узган елларда үзара салым хисабына авылларда юллар төзекләнде, су линияләре яңартылды, урамнарга яктырткычлар куелды, карт агачлар киселде. Үзара салым хисабына хәтта парклар ясаучы авыллар да бар. 

autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100