news_header_top
16+
news_header_bot
news_top

Мөслим районында үз йортында хуҗасы янып үлгән

Янгын кичә кич Иснансул авылында Вәзетдинов урамындагы 47нче йортта чыккан.

(Казан, 8 июль, “Татар-информ”). Мөслим районында үз йортында хуҗасы янып үлгән. Бу хакта “Татар-информ” агентлыгына Россия Гадәттән тыш хәлләр министрлыгының Татарстан буенча Баш идарәсе матбугат хезмәтендә хәбәр иттеләр.

Янгын кичә кич Иснансул авылында Вәзетдинов урамындагы 47нче йортта чыккан. Янгын мәйданы 48 квадрат метрны тәшкил иткән.

Янгын калдыкларын актарганда янгын сүндерүчеләр 57 яшьлек ир-ат мәетен тапкан.

Беренчел мәгълүматлар буенча, янгын электр җиһазын дөрес урнаштырмау һәм дөрес кулланмаудан килеп чыккан.

 

news_right_1
news_right_2
news_bot