news_header_top
16+
news_header_bot
news_top

Мөслим районында янгында хатын-кыз үлгән, бала белән ир-атның тәне пешкән

Мөслим районының Салауз-Мухан авылында төнлә шәхси йорт янган.

Мөслим районында янгында хатын-кыз үлгән, бала белән ир-атның тәне пешкән
Гадәттән тыш хәлләр министрлыгы

(Казан, 31 май, «Татар-информ», Полина Шевчук). Бүген төнлә 101нче янгын сагы номерына Мөслим районының Салауз-Мухан авылында Кооператив урамында шәхси йорт януы турында хәбәр килгән.

Чакыруның буенча урынга 123нче янгын часте хезмәткәрләре килеп җиткән. Алар килгәндә ут өйне тулысынча чолгап алган булган. 49 яшьлек ир-ат һәм 14 яшьлек малай янгыннан чыгып өлгергән. Аларның тәне пешкән. Икесен дә Чаллының Ашыгыч медицина ярдәме хастаханәсенә китергәннәр.

Янгын сүндерүчеләр утны сүндергәч, йорт конструкцияләрен сүтә башлаган. Йорт эчендә алар 48 яшьлек хатын-кыз мәетен тапканнар.

Янгын мичне кулланган вакытта янгын куркынычсызлыгы кагыйдәләрен бозу аркасында килеп чыккан булуы ихтимал. 

news_right_1
news_right_2
news_bot