Сәхифәләр
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы баш редакторы
Ринат Вагыйз улы Билалов
420066, Татарстан Республикасы, Казан, Декабристлар ур., 2нче йорт.
«ТАТМЕДИА» акционерлык җәмгыяте
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы татар редакциясе
Баш редактор урынбасары
Зилә Мөбәрәкшина
Мөслим районында янган автомобильдә ике ир-ат мәете табылган
Машинаны Керәш-Шуран авылыннан ерак түгел Ык елгасы ярында тапканнар.
(Казан, 20 сентябрь, "Татар-информ"). Татарстанның Мөслим районында янган машинадан ике ир-ат мәете тапканнар. Ир-атларга 55 һәм 38 яшь булган. Бу хакта Татарстан Республикасы Тикшерү комитеты җитәкчесенең өлкән ярдәмчесе Андрей Шептицкий хәбәр итте.
Машинаны Керәш-Шуран авылыннан ерак түгел Ык елгасы ярында тапканнар. Башлангыч версия буенча, янгын сәбәбе – ут белән саксыз эш итү. Шулай ук автомобильгә техник төзексезлекләр аркасында да ут капкан булырга мөмкин.
Хәзерге вакытта суд-медицина һәм янгын-техник экспертизалары билгеләнгән.
Кызыклы яңалыкларны күзәтеп бару өчен Телеграм-каналга язылыгыз