news_header_top
16+
news_header_bot
news_top

Мөслим районында яңа җитәкчеләр билгеле булды

Мөслим авыл җирлеге башкарма комитеты җитәкчесе итеп Рунар Сәхбетдинов сайланды.

(Мөслим, 9 ноябрь, "Татар-информ", "Авыл утлары"). Өченче чакырылыш Мөслим муниципаль район Советының XXIX cессиясе үтте. Анда яңа җитәкчеләр билгеле булды. Бу турыда район басмасы хәбәр итә.

Сессиянең көн тәртибендәге беренче мәсьәлә Мөслим муниципаль районы Башкарма комитеты җитәкчесенең вазыйфаларын вакытыннан алда туктатуы турында иде. Моңа кадәр Башкарма комитеты җитәкчесе вазыйфаларын башкарган Алмаз Хамматовның гаризасы канәгатьләндерелде.

Көн тәртибендәге икенче мәсьәлә Мөслим муниципаль районы башкарма комитеты җитәкчесе вазыйфаларын йөкләү турында булып, әлеге вазыйфаны вакытлыча башкаручы итеп аның урынбасары Илнур Әхмәтов билгеләнде.

Мөслим авыл җирлеге башкарма комитеты җитәкчесе итеп Рунар Сәхбетдинов сайланды. Башкарма комитет җитәкчесе булып торган Марат Шәймөхәммәтов башка эшкә күчте.

news_right_1
news_right_2
news_bot