Сәхифәләр
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы баш редакторы
Ринат Билалов
420066, Татарстан Республикасы, Казан, Декабристлар ур., 2нче йорт.
«ТАТМЕДИА» акционерлык җәмгыяте
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы татар редакциясе
Баш редактор
Рәмис Латыйпов
Баш редактор урынбасары
Ләйсән Хафизова
Мөслим районында XI Бөтенроссия авыл Сабан туена бүләк җыйдылар
Сабан туе 2-3 июль көннәрендә узачак.
(Мөслим, 1 июль, «Татар-информ», «Мөслим-информ»). Мөслим районында Сабантуй мәйданына бүләк җыю йоласы төрле җирдә төрлечә аталып, төрлечә сакланып калса да, барыбыз да аны көтеп ала. Бүген күркәм гадәт буенча авыл урамнары буенча, йортларга кереп Сабантуйга бүләк җыю чарасы үтте. Йорт хуҗалары бүләк җыючыларны капка алдында бүләге белән көтеп алды.
Исегезгә төшерәбез, 2-3 июль көннәрендә Татарстан Республикасының Мөслим районында XI Бөтенроссия авыл Сабан туе узачак.
Чара Бөтендөнья татар конгрессы, Татарстан Республикасының Мәдәният министрлыгы һәм Мөслим муниципаль районы ярдәме белән оештырыла.
Кызыклы яңалыкларны күзәтеп бару өчен Телеграм-каналга язылыгыз