news_header_top
16+
news_header_bot
news_top

Мөслим районында "Трактор" операциясе бара

Аның барышында трактор йөртүченең таныклыгыннан алып, тракторның, тагылма арбаларның төзеклеге, учетка куелганмы юкмы икәне тикшереләчәк.

(Мөслим, 14 сентябрь, "Татар-информ", "Авыл утлары"). 11 сентябрьдән Мөслим районында “Трактор” операциясе башланды, дип яза җирле басма.

Әлеге операция 20 сентябрьгә кадәр дәвам итәчәк. Аның барышында трактор йөртүченең таныклыгыннан алып, тракторның, тагылма арбаларның төзеклеге, учетка куелганмы юкмы икәне тикшереләчәк.

“Әлеге төр транспорт чаралары белән бәйле фаҗигаләрне кисәтү максатыннан, дәүләт техник күзәтчелеге хезмәткәрләре тарафыннан ЮХИДИ бүлекчә инспекторлары ел да тракторларга тикшерүләр үткәрә. Бүгенгә инде документлары тәртиптә булмаган 3 райондашыбызга административ беркетмәләр төзелде”, – дип хәбәр итә Мөслим районы буенча ДАИ начальнигы Айнур Хәйретдинов.

news_right_1
news_right_2
news_bot