news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

Мөслим районында тишек торбадагы газ туфрактан торган фонтан бәреп чыгарган

Нарат Асты авылында яшәүчеләр газүткәргеч тирәсендә һавага ниндидер кара матдә атылуын күреп куркуга калган.

Мөслим районында тишек торбадагы газ туфрактан торган фонтан бәреп чыгарган
eco.tatarstan.ru

(Казан, 1 август, "Татар-информ"). Мөслим районында җирдән кара төсле матдәдән торган фонтан бәреп чыккан. Эш материаллары Табигатьне саклау прокуратурасына җибәрелгән. Бу турыда Татарстан Экология һәм табигый ресурслар министрлыгы матбугат хезмәте хәбәр итте.

Мөслим районының Нарат Асты авылында яшәүчеләр газүткәргеч тирәсендә җирдән һавага ниндидер кара матдә атылуын күреп куркуга калган. Экологлар вакыйга булган урынга килгәч, торбаларның тузуы сәбәпле табигый газның чыгып торуын ачыклаган.

“Фонтан булып аткан кара матдәнең туфрак булуы билгеләнде. Аны торба тишелгән урыннан газ бәреп чыгарган,” – ди экологлар. Авария булган урында кичекмәстән төзәтү эшләре башкарылган. Алынган су һәм һава үрнәкләре нәтиҗәләре буенча пычрак матдәләр күләменең рәхсәт ителгән нормадан артып китмәве билгеләнгән.

Шуннан соң экологлар әлеге эш буенча материалларны, административ эш кузгату өчен, Татарстан табигатьне саклау районара прокуратурасына тапшырган, диелә бу хәбәрдә.

autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100