Сәхифәләр
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы баш редакторы
Ринат Билалов
420066, Татарстан Республикасы, Казан, Декабристлар ур., 2нче йорт.
«ТАТМЕДИА» акционерлык җәмгыяте
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы татар редакциясе
Баш редактор
Рәмис Латыйпов
Баш редактор урынбасары
Ләйсән Хафизова
Мөслим районында төзекләндерү эшләре дәвам итә
Ишегалдында тулы куәтенә матурлау, төзекләндерү эшләре бара.
(Мөслим, 23 май, "Татар-информ", "Авыл утлары", Лилия Шәймиева). Мөслимнең бер генә почмагында да ташландык урыннар, ямьсез ишегаллары калмады дияргә була. Район үзәгендәге катлы йортларның барысында да балалар өчен уен мәйданчыклары, машина кую өчен парковкалар эшләнде, дип яза җирле басма.
Бәлки Мөслимнең үзәгендә булмагангадыр, узган елның көзенә кадәр Кооператив урамындагы 227, 229, 235, 237, 239 нчы йортлар ишегалдын төзекләндерү эшләре тоткарланып торды. Һәм, ниһаять, бу йортларда яшәүчеләргә дә бәхет елмайды.
Кооператив урамындагы бу йортлар ишегалдына 7-8 ел элек күпмедер күләмдә төзекләндерү эшләре башкарылган иде, билгеле. Заманасы өчен ярарлык булса да, идеалга бик ерак иде. Ә хәзер... Элек сазга батып яткан, бик күңелсез ишегалдын бүген күрсәгез, танымассыз да! Яңгыр яуса – кешесе дә, машинасы да бата-чума йөргән юллар өслегенә бүген асфальт түшәлде.
– Сабыр итә белгәч, безгә иң сыйфатлысы, иң яхшысы эләкте, – диләр алар.
Ишегалдында тулы куәтенә матурлау, төзекләндерү эшләре бара. Әлеге йортларда яшәүчеләр өчен барлык уңайлыклар да тудырыла. Җәяүлеләр юлына брусчатка түшәлеп бетеп килә. Җирлегебездәге күпкатлы башка йортларның ишегалларыннан аермалы буларак, велосипед юлы ясалган, чатырлар куелган.
– Сөенечебезнең чиге юк. Әлеге эшләрне башкаручыларга мең-мең рәхмәтлебез. Балаларга уйнар өчен ни генә юк монда!? Күреп торабыз: башка ишегалларындагы кебек түгел. Уен мәйданчыклары да иркен, ял итү өчен уңайлы эскәмияләре дә, “топ-топ” басып йөрергә асфальт юлы да бар, – ди Фәния Хәлиуллина.
Ишегалларында кер элү урыннары да эшләнгән, эскәмияләр, чүп савытлары да куелып беткән, машиналар кую өчен махсус стоянка да булдырылган, тротуарлар ясалган. Бүгенге көндә күпкатлы йортлар территориясен яшелләндерү, төзекләндерү эшләре дә төгәлләнү алдында.
– Бәхет елмайды дибез инде. Көтмәгән идек тә. Бик күп чыгымнар таләп иткән әлеге эшне бик төгәллек белән, сыйфатлы итеп башкаралар. Язгы-көзге чорларда ишегалдындагы юллар йөрмәслек була иде. Әби галошларын салып ташлыйсы булыр инде, – ди Нурия Рәхимуллина.
Әлеге эшләрне башкару өчен федераль бюджеттан 10 млн сумга якын акча бүлеп бирелде. Пилот программасы нигезендә башкарылучы төзекләндерү эшләре өчен шушы кадәр финанс средствосы бары тик Мөслим районына гына эләкте. Район башлыгы Рамил Муллинның тырышлыгы, тынгысызлыгы бәрабәренә башкарыла шушы кадәр күләмле эшләр.
Ишегалларын матурлау өчен гөлләр-чәчәкләр үстергән, ясалма күл эшләп куйган, гомумән, аерым бер урында чәчәкләр патшалыгы ясаган Фирая Абдуллина, Наил Дәминов, Гөлшат Фәхерлегаянованың да тырышлыгы юкка китмәде. Аларның хезмәте европа стандартларына туры китереп төзекләндерелгән ишегалдына үзгә бер ямь биреп тора.
Гомумән, әлеге йортларда гомер итүчеләр бик канәгать, диелгән район хәбәрендә.
Кызыклы яңалыкларны күзәтеп бару өчен Телеграм-каналга язылыгыз