news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

Мөслим районында тәрбиягә 9 бала алган гаиләгә машина бүләк иткәннәр

Мөслимдә 86 гаиләдә тәрбиягә һәм уллыкка алынган 182 бала исәпләнә.

(Мөслим, 7 сентябрь, "Татар-информ",  "Авыл утлары", Лилия Шәймиева.). Мөслим районында бер яки ике генә түгел, аннан да күбрәк баланы үз гаиләсенә алып тәрбияләүчеләр бар. Шуларның берсе – Күбәк авылында гомер итүче Ильфира һәм Ирек Камаловлар. Үзләренең ике балалары янына алар тагын тугыз сабыйны сыендырдылар. 

31 август көнне әлеге гаиләгә машина ачкычы тапшырылды, дип яза җирле басма.

Ачкыч тапшыру тантанасында ТР финанс министры урынбасары Алла Анфимова, “Транссервис” дәүләт унитар предприятиесе генераль директоры Илгиз Ильясов, район хакимияте вәкилләре, оешма-предприятие җитәкчеләре, тәрбиягә бала алган гаиләләр катнашты.

– Камаловлар – үрнәк гаилә. Бу гаиләгә машина ачкычы тапшырылуга чиксез куанабыз. Күп бала утыртып, ДАИ хезмәткәрләренә очрап, алар штрафны бер генә мәртәбә түләмәде инде. Хәзер кирәк җиргә иркенләп, ашыкмыйча барырлар, балаларын бүгенгедәй матур тәрбия биреп үстерерләр, олы тормыш юлына чыгарырлар, дип ышанып калабыз, – диде район башлыгы урынбасары Азат Әхмәтҗанов.

Җирлегебездә 86 гаиләдә тәрбиягә һәм уллыкка алынган 182 бала исәпләнә. Мондый гаиләләр хөкүмәт ярдәмен тоеп яши. Камаловлар алган кебек зур бүләкне узган елларда Маликовлар, Нуриевлар, Минһаҗевлар гаиләләре алган иде.

– Республикабыз Президенты исеменнән Камаловлар гаиләсенә зур рәхмәтемне әйтәсем килә. Тормыш тарафыннан кыерсытылган әлеге нарасыйларга ярату, наз бирергә курыкмаган батыр һәм олы җанлы, миһербанлы кешеләр сез! Кайберәүләр үз сабыйларына да рәхим-шәфкатьле була алмаганда, сез балаларга күңел назын, йөрәк җылысын бирергә сәләтле. Өй җылысын, әти-әни назын бернәрсә дә алыштыра алмый. Сыңар канатлы нарасыйларның да тулы тормыш белән яшәргә хакы бар! Гаиләнең кадерен белегез диде, – ТР финанс министры урынбасары Алла Анфимова һәм гаилә башлыгына өр-яңа “Газель” машинасы – автобус ачкычын салды.

Районда уздырылучы һәр чарада актив катнашучы Камаловлар гаиләсе адресына бу көнне бик күп мактау сүзләре, җылы теләкләр яңгырады. Балаларында бары тик яхшы сыйфатлар гына тәрбияләп, аларны зур тормыш юлына әзерләүче гаиләнең алга таба да нарасыйлары өчен куанып, аларны кайгыртып яшәүләрен, яңа машинада исән-имин йөрүләрен теләп калабыз, диелгән район хәбәрендә.

autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100