Сәхифәләр
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы баш редакторы
Ринат Билалов
420066, Татарстан Республикасы, Казан, Декабристлар ур., 2нче йорт.
«ТАТМЕДИА» акционерлык җәмгыяте
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы татар редакциясе
Баш редактор
Рәмис Латыйпов
Баш редактор урынбасары
Ләйсән Хафизова
Мөслим районында “Намус” агрофирмасында арпа уңышын җыярга тотындылар
Агрофирма басуларында 15 комбайн хәрәкәт итә.
(Мөслим, 11 август, "Татар-информ", "Авыл утлары", Фәридә Гайнетдинова). Мөслим районында урып-җыю эшләрен иң беренче булып башлаган “Намус” агрофирмасында бүген арпа уңышын җыялар. Игенчеләрнең хәлен белергә район башлыгы Рамил Муллин да килде, дип яза җирле басма.
–Ел уңышын җыеп алуда куйган тырыш хезмәтегез өчен рәхмәт сезгә. Бүген һәр минут, һәр секунд исәптә, чөнки көзгә кереп барабыз. Ә көзен чык иртә төшә, яңгырлар да уракны тоткарлый. Шуңа күрә көннәр аяз торганда, бөтен мөмкинлекне файдаланып, икмәкне югалтуларсыз җыеп алырга кирәк. Ә “Намус” агрофирмасының мөмкинлеге зур, – диде район башлыгы кыр эшчәннәренә мөрәҗәгать итеп.
Агрофирма басуларында 15 комбайн хәрәкәт итә. Ашлык ташуда “Амити” бункер-төягече тагылган 11 “Джон Дир” тракторы эшли. Кырыкка якын автомашина ашлыкны Актаныштагы элеваторга илтә. Агрофирма директоры Фәрит Гыйрфанов һаваторышы уңай булганда урып-җыюны тиз арада төгәлләргә ниятлибез ди:
–Арпаны җыеп алганнан соң, язгы бодай басуына керәчәкбез.Үзебезнең егетләр белән бергә инвесторның механикалаштырылган отряды комбайнчылары да эшли. Урып-җыюда катнашучыларны дүрт тапкыр тукландыру оештырылды. Баланлы авылы пешекчеләре Гөлүзә Кашапова, Саҗидә Сибгатуллина һәм Энҗе Нуртдинова әзерли ашарга. Бөртеклеләрне алып бетергәннән соң, бар көч шикәр чөгендерен җыеп алуга юнәлтеләчәк. Татлы тамыр узган елгыдан ким булмас, дип уйлыйбыз.
Басуда игенчеләрне бу көнне район мәдәният йортының агитбригада коллективы да сәламләде. Агрофирма уңганнары әбәд вакытында Илфират Зәйниев, Айгөл Хәйруллина, Гүзәл Рәхимуллина һәм Рифат Бәдретдиновның җыр-моңнарын тыңладылар. Ул ара да булмады комбайнчылар бер-бер артлы эшкә дә кузгалды. “Аяз көнннең кадерен белеп, күбрәк ашлык суктырып калырга кирәк”, – диде алар, безнең белән саубуллашып. Басу комбайн һәм тракторлар гөрелтесенә күмелде. Без дә, уңышлы эш көннәре теләп, кайтыр юлга кузгалдык.
“Намус” агрофирмасы 2750 гектарда арпа, 411 гектарда шепкән (рыжик), 2500 гектарда көзге бодай, 2949 гектарда язгы бодай үстерде. Бөртекле культураларның гектар биреме уртача 35 цетнер тәшкил итә. Элеваторларга 7750 тонна ашлык озатылды, диелгән район хәбәрендә.
Кызыклы яңалыкларны күзәтеп бару өчен Телеграм-каналга язылыгыз