news_header_top
16+
news_header_bot
news_top

Мөслим районында “Намус” агрофирмасы бөртеклеләр җыюны төгәлләде

Бөртекле культураларның бер гектарыннан уртача уңыш 35 центнер тәшкил итте.

(Мөслим, 31 август, "Татар-информ", "Авыл утлары"). Мөслим районының “Намус” агрофирмасында быел 2750 гектарда – арпа, 411 гектарда – шепкән (рыжик), 2500 гектарда – көзге бодай, 2949 гектарда язгы бодай үстерелде. Бөртекле культураларның бер гектарыннан уртача уңыш 35 центнер тәшкил итте, дип яза җирле басма.

Урып-җыюга намуслылар иң беренчеләрдән керешкәннәр иде. 29 август көнне алар, шулай ук беренче булып, бөртеклеләр җыюны төгәлләделәр. “Шундый уңган, тынгысыз һәм тырыш комбайчыларыбыз, механизаторларыбыз булганга куйган максатларга ирешә алдык. Уңыш өчен көрәштә алар сынатмадылар. 10 сентябрьдән 4808 гектар мәйданда үстерелгән шикәр чөгендерен җыюга да керешәчәкбез. Бу егетләребез әлеге культураны җыюда да эшләячәкләр. Чөгендер җыюны да вакытында төгәлләрбез, дип ышанам”, – ди “Намус” агрофирмасы директоры урынбасары Равил Әхмәтов. 

news_right_1
news_right_2
news_bot