news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

Мөслим районында күпчелек кеше алдан тавыш биргән

Район башлыгы Рамил Муллин 1985нче номерлы бакча сайлау участогында тавыш бирде

Мөслим районында күпчелек кеше алдан тавыш биргән
muslumirc.ru

(Казан, 1 июль, «Татар-информ», «Мөслим-информ»). Мөслимдәге 30 сайлау участогында 8350 кеше алдан тавыш бирү мөмкинлеген файдаланган. Бу — гомуми сайлаучыларның 69,33 проценты дигән сүз. Бу хакта район басмасы хәбәр итә.

25 июньнән 30 июньгә кадәр сайлаучыларга, яшәү урыннары буенча рәсми теркәлгән участок сайлау комиссиясенә килеп, алдан тавыш бирү мөмкинлеге тудырылды. Үзәк урамнарның күпфатирлы йортлар ишегалдында 10.00-14.00 сәгатькә кадәр эшләгән күчмә сайлау пунктларында — 486 кеше, 210 райондашыбыз, өйләренә чакырып, алдан тавыш бирде.

Коронавирусны таратмас өчен тавыш биргәндә барлык санитар нормалар төгәл үтәлергә тиеш. Комиссия әгъзалары сайлаучыларның температурасын үлчиләр, кулларны дезинфекциялиләр һәм битлек, перчатка, ручка бирәләр. Өлкән яшьтәге гражданнар өчен яшәгән урында тавыш бирү уңайлы икәнен күпләр ассызыклады.

Илнең төп законына 200дән артык үзгәреш кертү тәкъдим ителде. Сайлау бюллетенендә «әйе» яки «юк» дип җавап бирергә мөмкин. Район башлыгы Рамил Муллин 1985нче номерлы бакча сайлау участогында тавыш бирде. «Алдан тавыш бирүне кулай санаучылар 400дән артты, ” — ди сайлау комиссиясе әгъзалары.

autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100