news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

Мөслим районында "Игътибар: балалар!" операциясе дәвам итә

ның кысаларында балаларның юл йөрү кагыйдәләрен үтәве, машина йөртүчеләрнең балаларны махсус утыргычларда йөртүе контрольгә алына.

(Мөслим,7 сентябрь, "Татар-информ", "Авыл утлары" , Лилия Шәймиева). 20 августтан 9 сентябрьгә кадәр Мөслим районында  "Игътибар: балалар!" операциясе бара. Аның кысаларында балаларның юл йөрү кагыйдәләрен үтәве, машина йөртүчеләрнең балаларны махсус утыргычларда йөртүе, киемдә яктылык кайтаргыч элементлар булуы аеруча контрольгә алына, дип яза җирле басма.

– Әлеге чара, традиция буларак, елга ике тапкыр уздырыла. Ел дәвамында үткәрелсә дә артык булмас иде, дип уйлыйм. Шоферларның уяу, игътибарлы булулары да, сабыйларның юл кагыйдәләрен төгәл үтәүләре дә даими контрольдә булырга тиеш. Балалар тормышына куркыныч янарга тиеш түгел. Җәяүлеме ул, пассажир буларак машина эчендә барамы – бала иминлеге беренче урында, – ди Мөслим районы буенча ЮХИДИ җитәкчесе Айнур Хәйретдинов.

Бу көннәрдә җәяүлеләр кичүләре дә яңартылды. Төсе уңган буяулар хәзер “кычкырып” тора. Өстәвенә, һәрбер җәяүле кичүе алдында ут яна. “Бер күзле светофорлар”ны машина йөртүчеләр ерактан ук күреп килә. Юл аша чыгучыларны руль артындагылар, һичшиксез, үткәреп җибәрергә бурычлы. Җәяүлеләр кичүеннән велосипедта чыгу тыела. Велосипедчы, техникасыннан төшеп, аны “зебра” буенча этеп, атлап барган килеш чыгарга тиеш.

– Балалар велосипедларыннан төшәргә иренә кайчак. Җәяүлеләр кичүеннән дөрес чыкмаган, юл хәрәкәте кагыйдәләрен бозган 16 балага карточкалар төзелде. Бу карточкалар бала укыган мәктәпләргә җибәрелде. Мәктәп дирекциясе укучыларның әти-әниләрен чакырып, аңлату эшләре үткәрәчәк. Балаларын машинада махсус утыргычлардан башка йөрткән 7 шоферга административ беркетмә тутырылып, һәрберсе өчәр мең сум күләмендә штрафка тартылды. Штраф күләме аз булмаса да, әти-әниләрнең күбесе сабыйларының сәламәтлегенә бармак аша карый, – ди ЮХИДИнең өлкән инспекторы Феликс Мәгъданов.

Велосипедта йөрүче балалар юл хәрәкәте кагыйдәләрен аеруча төгәл үтәргә бурычлы. 14 яше тулмаганнарга машина юлында велосипедта йөрү тыелуын әти-әниләр дә белеп торсын иде! Махсус мәйданчыкларда гына велосипедта йөрергә тиешле сабыйлар кайвакыт төннәрен дә зур юлдан күзәтүсез баралар! Шундый 5 баланы районның ЮХИДИ инспекторлары туктатып, аларга да карточкалар тутырылды.

autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100