Сәхифәләр
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы баш редакторы
Ринат Вагыйз улы Билалов
420066, Татарстан Республикасы, Казан, Декабристлар ур., 2нче йорт.
«ТАТМЕДИА» акционерлык җәмгыяте
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы татар редакциясе
Баш редактор урынбасары
Зилә Мөбәрәкшина
Мөслим районында “Демография” илкүләм проекты буенча эш башкарыла
Бу проектларга республикадан финанс ярдәм каралган.
(Мөслим, 14 июль, "Татар-информ", "Мөслим-информ"). Мөслимдә илкүләм проектлар кысаларында алты юнәлештә эш башкарыла. Шул юнәлешләрнең берсе – “Демография” илкүләм проекты җирлек өчен зур әһәмияткә ия. Бу турыда җирле басма хәбәр итә.
Хәзерге вакытта федераль дәрәҗәдә 13 илкүләм проект расланган, төбәкләр өчен уникесе – гамәлдә. Ул проектларны гамәлгә ашыру өчен акчаларның 81 процентын федераль бюджет күчерә, 19 проценты республика казнасыннан алынырга тиеш.
Татарстанда әлеге максатларга 2019-2021 елларда 44,6 миллиард сум акча юнәлтеләчәк.
“Демография” мили проекты юнәлешендә 2019 елда республикада дүрт юнәлештә төбәк проектлары эшләячәк һәм аларга республикадан финанс ярдәме каралган.
Яңалыкларны күзәтеп бару өчен Макс-каналга язылыгыз