news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

Мөслим районында чемпионнар тәрбияләүче тренерларны бүләкләделәр

Район башлыгы Рамил Муллинга Татарстан армрестлинг федерациясе президенты Т.Әхмәтҗановның Рәхмәт хаты тапшырылды.

Мөслим районында чемпионнар тәрбияләүче тренерларны бүләкләделәр
Римма Афзалова

(Мөслим, 15 август, "Татар-информ", "Авыл утлары", Римма Афзалова). Мөслим районының спортчы егетләре физкультурачылар көнен тантаналы шартларда билгеләп үтте. Европа, Россия чемпионнарын тәрбияләүче тренерлар нәтиҗәле хезмәтләре өчен бүләкләр дә алды. Бу турыда район басмасы хәбәр итә.

Бүген балалар һәм яшүсмерләр спорт мәктәбендә 11 юнәлештә 500ләп бала шөгыльләнә. Алар арасында республика, Россия күләмендәге бәйгеләрдә үзләрен күрсәткәннәре бар. Алай гынамы соң, Мөслим егетләре бүген Татарстан, Россия җыелма командалары составында шөгыльләнә! Арабызда Европа чемпионнары үсә!

Балалар һәм яшүсмерләр спорт мәктәбе методисты Гөлназ Гыйздуллина, тренер Ларис Бариев һәм спорт мәктәбе директоры Илшат Фазлыев ТР Спорт министрлыгының Рәхмәтенә лаек булдылар.

Тренерлар Илдар Мадьяров һәм Илназ Кашапов “ТР физик культура һәм спорт отличнигы” билгесенә ия булдылар. Спорт һәм мәдәни чаралар дирекциясе җитәкчесе Марат Байрханов һәм дирекция хезмәткәре Рүзәл Исанаев район башлыгының Рәхмәт хатлары белән бүләкләнде.

Бүләкләрне спортчыларга район башлыгы Рамил Муллин тапшырды һәм киләчәктә дә ярышлардан җиңүләр белән кайтуларын теләде.

Рамил Муллин үзе дә бүләкләнде – аңа Татарстан Республикасы армрестлинг федерациясе президенты Т.Әхмәтҗановның Рәхмәт хаты тапшырылды.

autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100