news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

Мөслим районында авыл юлларына да асфальт җәяләр

Биредә “Татавтодор” җәягыятенең Минзәлә филиалы эшчеләре юл төзелеше һәм ремонт алып бара.

 (Мөслим, 28 июнь, "Татар-информ", "Авыл утлары", Фәридә Гайнетдинова).  Мөслим районы юлларын төзекләндерү дәвам итә. Иске Сәет, Үрәзмәт, Тат. Бүләр юнәлешләрендә эш кайный. Биредә “Татавтодор” җәягыятенең Минзәлә филиалы эшчеләре юл төзелеше һәм ремонт алып бара, дип яза җирле басма.

Актаныш-Мөслим юнәлешендәге 4 километр арада узган ел башланган төзекләндреү эшләре дәвам итеп, асфальт өслекнең икенче каты салына. Мөслим – Иске Сәет юлында да асфальт өслекнең икенче катын җәю бара. Әлеге юлның озынлыгы 11,7 километр тәшкил итә. М-7 юлының “Волга” – Иске Айман – Октябрь юлының Тат. Бүләр – Үрәзмәт юнәлешендә 6,12 километр озынлыкта реконструкция эшләре бара.

– Иске Сәет юнәлешендә юл салу эшләрен язга чыгу белән башлаган идек. Үрәзмәт һәм Тат. Бүләр авыллары арасындагы юлга асфальт түшәү өчен өслек әзерләү дә дәвам итә. Бу эшләр тәмамлангач, Тат. Бүләр авылы урамында – 1,2 километр, Иске Сәет авылында – 2 километр, Үрәзмәт авылы урамында 900 метр озынлыкта асфальт юл салыначак, – ди Минзәлә филиалының Мөслим участогы юл мастеры Нияз Шәймиев.

Исәнсеф авыл җирлеге башлыгы Иршат Салихов: "Авыл җирлекләрендә юллар проблемасы авырткан җир булды. Шөкер, соңгы өч-дүрт елда, ниһаять, әлеге проблеманы чишү өчен мөмкинлекләр бирелә башлады. Республика программалары, халыктан җыелган үзара салым акчалары әлеге юнәлештә эш алып барырга зур ярдәм итә. Узган ел Яңа Сәет урамына асфальт җәелгән иде. Быел җирлекнең тагын ике авылы асфальт юллы булачак. Җирлек халкы исеменнән республика һәм район җитәкчелегенә олы рәхмәтләребезне ирештерәбез, дип билгеләп үтте

Бүген юл төзелешләре барган участокларда биш дистәдән артык кеше, шулкадәр үк техника эшли. Көннәр коры торганда юлчылар иртәнге 7.00 сәгатьтән кичке 7гә кадәр хезмәттә. Эш барышында юлчылар сигез урында яңа суүткәргеч торба да урнаштырачак икән. Төзелеш эшендә кулланылучы барлык материаллар да кыштан ук тупланган. Юл эшләренбилгеләнгән вакытка тәмамлауны максат итеп эшли юлчылар. Исәнсеф, Үрәзмәт, Октябрь авыл җирлекләрендә яшәүчеләр көзгә үк ялтырап торган асфальт юллардан йөриячәкләр, дип вәгъдә итә алар.

Юл эше сезонлы хезмәт дияргә яратсалар да, бүген юлчылар ел әйләнәсе киеренке хезмәттә. Кышынюлларны кардан арындыру, язын-көзен чистарту белән шөгыльләнсәләр, җәй – алар өчен урак өсте. “Без салган юллардан райондашларыбыз исән-имин йөрсеннәр, юлларда һәрвакыт иминлек булсын”, – ди юлчылар. 

autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100