news_header_top
16+
news_header_bot
news_top

Мөслим районында авыл хуҗалыгы алдынгыларын хөрмәтләделәр

Мөслим районында авыл хуҗалыгы алдынгыларын хөрмәтләделәр

(Мөслим , 14 октябрь, "Татар-информ", "Авыл утлары" ). Мөслим районында авыл хуҗалыгы алдынгыларын хөрмәтләү тантанасы булды, дип яза җирле басма.

Анда район җитәкчелеге, агрофирмалар, крестьян-фермер хуҗалыклары җитәкчеләре, авыл җирлекләре башлыклары, агросәнәгать комплексының төрле тармакларында ел әйләнәсе тырыш хезмәт куйган авыл эшчәннәре катнашты. Чарада авыл хуҗалыгы тармагын үстергә лаеклы өлеш керткән район кешеләренә ТР Авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министрлыгы, район башлыгы Мактау грамоталары тапшырылды.

Район үзешчәннәре бәйрәм концерты тәкъдим итте.

news_right_1
news_right_2
news_bot