news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

Мөслим районында 70 укучы урта мәкәпне тәмамлау турында аттестат алган

Чыгарылыш сыйныф укучылары флешмоб әзерләгән иде.

Мөслим районында 70 укучы урта мәкәпне тәмамлау турында аттестат алган
muslumirc.ru/

(Мөслим, 30 июнь, "Татар-информ", "Авыл утлары"). "Кояшлы Ык” ял зонасында 11 сыйныфны һәм аграр көллиятне тәмамлаучылар өчен чыгарылыш кичәсе узды. Анда урта мәктәпне тәмамлау турында кулларына аттестат алучы 70 укучы һәм аграр көллиятне кызыл дипломга тәмамлаучы 6 укучы катнашты. Бу турыда җирле басма хәбәр итә.

Чараны ачып, район мәгариф идарәсе җитәкчесе Рафаэль Демидов тәбрикләүләрен җиткерде, укучыларга һәм әти-әниләргә рәхмәт сүзләрен әйтте.

Район башлыгы Рамил Муллин укучыларга киләчәктә дә тырыш, алдынгы булуларын һәм һәрвакыт “мөслимлеләр” дигән исемне горур йөртүләрен теләде. Р. Муллин һәм Р. Демидов урта мәктәпне медальгә тәмамлаучы 20 укучыга – медальләр һәм аграр көллият укучыларына дипломнар тапшырдылар.

Район мәдәният бүлеге җитәкчесе Ирек Салихҗанов мәдәният чараларында актив катнашкан чыгарылыш сыйныф укучыларына район башлыгының һәм мәдәният бүлегенең Рәхмәт хатларын һәм кыйммәтле пакетлар тапшырды. Бәйрәм чарасы талантлы җырчы укучы һәм укытучыларның җырлары белән үрелеп барды.

Чыгарылыш сыйныф укучылары үзләре дә флешмоб әзерләгән иде. Бәйрәмнең кульминацион өлешен исә татар эстрадасының иң креатив җырчысы Мөнир Рахмаев бүләк итте. Ул укучылар белән җырлады, биеде, тәбрикләү сүзләрен җиткерде.

Чараны караучы әти-әниләр, укытучылар коллективлары да бәйрәмнең олы кунаклары булды.

autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100