news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

Мөслим районы үзәк хастаханәсенең 2017 елдагы эшчәнлек нәтиҗәләре буенча хисап тоттылар

Утырышта төп мәсьәлә демографик вазгыять белән бәйле иде.

(Мөслим, 24 февраль, "Татар-информ", "Авыл утлары", Римма Афзалова). Мөслим районы үзәк хастаханәсенең 2017 елдагы эшчәнлек нәтиҗәләре һәм 2018 елга бурычлары буенча киңәйтелгән утырышы үтте. Утырышта район башлыгы Рамил Муллин һәм Татарстан Сәламәтлек саклау министры урынбасары Илдар Фатыйхов катнашты, дип яза җирле басма.

Районда сәламәтлек саклау өлкәсенә зур игътибар бирелә. Ике ел элек район үзәк хастаханәсенә капиталь ремонт ясалды. Иганәчеләр ярдәме белән хастаханә заманча җиһазландырылды. Җирлегебездәге фельдшер-акушерлык пунктларына да ремонт үткәрелеп килә. “Бүген районда 51 ФАП эшли, – ди район үзәк хастаханәсенең баш табибы Рамил Морзаханов. – Үзәк хастаханәдә авыруларга стационар дәвалану өчен – 70 урын, көндезге дәвалану өчен 27 урын каралган. Иске Карамалы табиб амбулаториясендә тагын 10 урын бар”.

Үзәк хастаханә табиблар белән 97 процент тәэмин ителгән. Яшь белгечләрне авылга кайтаруда хөкүмәт программалары да зур роль уйный. Бүген Мөслимдә 26 яшь табиб эшли. Шулай да вакантлы вазыйфалар да бар әле: ашыгыч ярдәм табибы, фтизиатр, невролог, психиатр-нарколог, онколог кирәк. Авылларга фельдшерлар җитми. Баш табиб сүзләренә караганда, 8 ФАПда эшләргә кеше юк, 8 фельдшер – пенсия яшендә! “Бу мәсьәлә алдагы елларда тагын да кискенләшәчәк”, ди Р.Морзаханов. Сәбәбе – яшьләр авылга кайтырга теләми.

Утырышта төп мәсьәлә демографик вазгыять белән бәйле иде. 2017 елда җирлегебездә 161 сабый дөньяга килгән, якты дөнья белән хушлашучылар саны ике тапкыр күбрәк – 346 кеше! (Ир-атларның уртача гомер озынлыгы 70 яшь булса, хатын-кызлар уртача 78 яшькә кадәр яши.) Үлемгә китергән сәбәпләргә тукталсак, йөрәк-кан тамырлары авырулары – беренче урында: 129 кеше. Икенче урында – төрле шешләр (68 кеше) һәм өченче урынны баш миендә кан әйләнеше бозылуга бәйле авырулар (53 кеше) алып тора.

Шунысы аяныч: узган ел вафат булган 346 кешенең 69ы – эш яшендәгеләр. Эш яшендәгеләрнең үлеменә китергән сәбәпләр нигездә имгәнүләр һәм агуланулар (23 кеше), ишемик йөрәк авыруы (18 кеше) һәм төрле шешләр (15 кеше) белән бәйле. Имгәнү-агуланулар дигәндә юл фаҗигаләрендә зыян күрү, үзеңә кул салу күздә тотыла. Онкологик авырулар башлангыч стадиясендә үзен сиздерми. Авыруны башлангыч стадиядә ачыклау өчен медицина тикшерүләренә, диспансерлаштыруга җаваплы карарга кирәк. Ишемик йөрәк авырулары нигә шулай күп? Район үзәк хастаханәсенең терапия бүлеге мөдире Камил Хәлиуллин үлемгә китергән сәбәпләрне җентекләп анализлады. Нәтиҗә – райондашларыбыз үз сәламәтлекләренә салкын карый! Ишемик йөрәк авырыуннан “киткән” 18 кешенең уналтысы соңгы 10 елда хастаханәгә, гомумән, аяк басмаган һәм тагын алтысының начар гадәтләре (алкоголь куллану, тәмәке тарту) булган. Ишемик йөрәк авыруыннан үлгән 18 кешенең нибары җиде диспансерлаштыру үткән! Бары 4 кеше генә кардиологта булган! 8 кешенең холестирины югары булуы теркәлгән. Вафат булган 18 кешенең бары берсе статиннар (холестирин күләмен киметүче препаратлар) белән дәваланган! Камил Хәлиуллин, халыкның үз сәламәтлегенә салкын каравы белән бергә, табибларның да ишемик йөрәк авыруы билгеләрен танып бетермәвен билгеләп үтте. “Кешедә йөрәк-кан тамырлары авыруларына шик бар икән, аны табиб күзәтүенә алырга кирәк, – диде ул. – ЭКГ үтәргә, артериаль кан басымын, холестиринны контрольдә тоту мөһим. Терапевт белән чикләнмичә, кардиологка күренү шарт. Дәвалану мәҗбүри!”

“Үлемгә китергән сәбәпләрне ачыклагансыз. Хәзер эш-хәрәкәтләр кирәк, – диде министр урынбасары Илдар Фатыйхов. – Кемнең ничек эшләп киткәнен бер елдан соң карарбыз! Үлгән кешене ярмыйча үлемгә китергән сәбәпне төгәл ачыклап булмый. Ярырга алып бару өстәмә мәшәкатьләр тудыруын аңлыйм. Үзегездә патолого-анатомия бинасы төзелү әйбәт. Кадрларны әзерләүдә ярдәм итәрбез”.

Район башлыгының чыгышы эмоциональ яңгырады. “Районда бала табу яшендәге 4 меңләп хатын-кыз бар. Туучылар саны нигә аз? Халык үз сәламәтлегенә битараф булмасын өчен без нәрсә эшләдек?! Уйланырга җирлек бар. Проблема сәламәтлек саклау өлкәсенә генә түгел, һәрберегезгә кагыла”, – диде Р. Муллин, коллегиядә катнашкан җитәкчеләргә, авыл башлыкларына мөрәҗәгать итеп.

autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100