news_header_top
16+
news_header_bot
news_top

Мөслим районы Яңа Усы авылында котырган төлкене атып үтергәннәр

Казанга җибәрәлелгән анализ төлкенең котыру авырулы булуын күрсәткән.

(Мөслим, 1 март, "Татар-информ", "Авыл утлары"). Мөслим районы Яңа Усы авылында шәхси хуҗалыкка кергән төлке эт белән сугыша. Төлкене атып үтерәләр һәм тикшерү өчен район ветеринария берләшмәсенә җибәрәләр. Бу турыда җирле басма хәбәр итә.

Казанга җибәрәлелгән анализ төлкенең котыру авырулы булуын күрсәткән. Яңа Усы авылында тиешле ветеринария чаралары үткәрелде.

Котыру - кеше һәм күпчелек хайваннар өчен куркыныч авыру. Аның вирусы авыру хайванның селәгәендә, күз яшендә, сидегендә була. Авыру котырган хайван тешләгәндә, аның селәгәе белән йогарга мөмкин.

news_right_1
news_right_2
news_bot