news_header_top
16+
news_header_bot
news_top

Мөслим районы Вәрәшбаш авылында агачлар утырталар

Шушы көннәрдә Вәрәшбаш һәм Иске Вәрәштә урнашкан чишмә һәм инеш буйларына 30 төп миләш һәм юкә агачлары утыртылган.

(Мөслим, 30 октябрь, "Татар-информ", "Авыл утлары"). Мөслим районы Вәрәшбаш авыл җирлегендә бу көннәрдә җирлекне яшелләндерү буенча көзге өмәләр оештырыла, дип яза җирле басма.

Шушы көннәрдә Вәрәшбаш һәм Иске Вәрәштә урнашкан чишмә һәм инеш буйларына 30 төп миләш һәм юкә агачлары, 90 төп кура җиләге һәм карлыган куаклары утыртылган. Куаклар Вәрәшбаш төп белем бирү мәктәбе бакчасына да утыртылган. Бу өмәләрдә җирлекнең бюджет хезмәткәрләре һәм авыл халкы актив катнашты, - дип хәбәр итәләр Вәрәшбаш авыл җирлегеннән.

news_right_1
news_right_2
news_bot