news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

Мөслим районы укучылары Кыш бабай призына йөзү ярышларында катнашты

Йөзүчеләр 3 алтын, 4 көмеш һәм 5 бронза медаль алды.

(Мөслим, 8 гыйнвар, «Татар-информ», «Мөслим»). 4 гыйнвар көнне Татарстанның Мөслим районы спорт мәктәбе йөзүчеләренең җыелма командасы, 18 спортчы арасында, Әгерҗе шәһәрендә Кыш бабай призына узган йөзү ярышларында катнашты. Бу хакта район газетасы яза.

2007 елгы һәм өлкәнрәк кызлар арасында ирекле стиль белән 100 метрга йөзүдә Динә Әмирова 3нче урынны яулады. 2008-2009 елгы егетләр арасында ирекле стиль белән 100 метрга йөзүдә Динар Шәфигулин Динар - 1нче урынны, Әмир Фатихов 2нче урынны яулады.

2008-2009 елгы егетләр арасында, 100 метрга аркада йөзүдә 1нче урынны - Динар Шәфигулин, ә Әмир Фатихов 3 урынны алды. 2008-2009 елгы кызлар аркасында 100 метрга аркада йөзү буенча Әмирә Шәйхразиева 2нче урынны яулады.

2010-2011 елгы малайлар арасында ирекле стиль белән 100 метрга йөзүдә Булат Гатиатуллин 2нче урынга, Максим Николаев 3нче урынга, шул ук 2010-2011 елгы малайлар арасында 100 метрга аркада йөзү буенча Булат Гатиатуллин 2 урынга, Максим Николаев 3нче урынга ия булды. 2010-2011 елгы кызлар арасында ирекле стиль белән 100 метрга йөзүдә Әминә Хафизова 3нче урынны яулады.

2012 елгы малайлар 100 метрга ирекле стиль белән йөзүдә Инсаф Мостафин 1нче булып килде. 

Барлыгы райондашлар 3 алтын, 4 көмеш һәм 5 бронза медаль алды.

autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100