news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

Мөслим районы республика программаларында актив катнаша

Авыл җирлекләрендә дә үзара салым акчалары һәм республикадан бирелгән ярдәм хисабына юллар төзекләндерелә.

(Мөслим, 17 апрель, "Татар-информ", "Авыл утлары", Фәридә Гайнетдинова). Бүген төзү һәм төзекләндерү эшләре кышкы айларда да тукталып тормый. Уңай нәтиҗәсе дә күз алдында: яңартылган, зәвык белән эшләнгән социаль учреждениеләр хәзер район үзәгендә генә түгел, ә авыл җирлекләрендә дә көннән-көн арта бара.Республикабызда эшләүче Президент һәм дәүләт программалары әлеге эшләрне үз югарылыгында, тиз һәм сыйфатлы итеп башкарырга ярдәм итә. Соңгы елларда Мөслим районы шундый программаларның күбесендә катнаша, дип яза җирле басма.

– Быел да район алдында күләмле төзелеш һәм төзекләндерү эшләре башкару бурычы тора.Төзекләндерү эшләре инде ел башыннан ук башланып китте. Мәсәлән, бүгенге көндә “Мәгариф учреждениеләрен капиталь төзекләндерү” республика программасы кысаларында Яңа Усы төп гомуми белем бирү мәктәбендә һәм Вәрәшбаш авылының “Ак кош” балалар бакчасында ремонт эшләре бара. Биредә түбә-тәрәзәләр алыштырылды, эчке бизәү эшләре башкарыла. Җылылык, электр линияләре яңартыла, биналарның фасад өлеше металлосайдинг белән тышлана. Төзекләндерү эшләрен “Мөслим хуҗалыкаратөзелеш оешмасы” җәмгыяте осталары алып бара. Дистә елга якын эшләп килүче “Авыл мәдәният йортларын капиталь төзекләндерү” республика программасы авыл җирлекләрендәге озак еллар ремонт күрмәгән, тузган биналарны яңартырга мөмкинлек бирде. Бүгенге көндә әлге программа ярдәмендә Олы Чакмак һәм Тойгелде авылы мәдәният йортларында ремонт эшләре дәвам итә. Әлеге объектларда төзелеш эшләрен “Перфектстрой” егетләре башкара. Гомумән, быелрайоныбыз, 23 республика программасында катнашып, төзү һәм төзекләндерү өчен 152,3 млн сум күләмендә ярдәм алачак, – ди район Башкарма комитеты җитәкчесенең инфраструктур үсеш буенча урынбасары Илнур Әхмәтов.

Республика программалары арасында авыл хуҗалыгы юнәлешендә эшләүче программалар да бар. Шуларның берсе – “Ветеринар берләшмәләр биналарын капиталь төзекләндерү” программасы кысаларында район ветеринария берләшмәсендә дә төзекләндерү эшләре башланып китте. Бүген лаборотория бинасында эчке төзекләндерү эшләре алып барылса, ветлечебница бинасының түбәсе алыштырылды. Барлык эшләргә 2 млн 900 мең сум күләмендә дәүләт ярдәме бирелде.

“Үсмерләр клубларын капиталь төзекләндерү” юнәлешендә быел да нәтиҗәле эшләр булачак. Әлеге программа ярдәме белән шушы көннәрдә “Мизгел” яшьләр үзәгендә түбә алыштыру башланды. Якын көннәрдә “Аргамак” ат спорты клубында да түбә ябу башланачак. Ремонт эшләрен “Омегастрой” җәмгыяте эшчеләре алып бара.

Район шулай ук, “Күп фатирлы йортларны капиталь төзекләндерү” программасында да актив катнаша. Илнур Әхмәтов билгеләп үткәнчә, әлеге программа ярдәме белән Мөслимдәге Вахитов урамындагы 25 йортта түбә алыштыру, Кооператив урамындагы 152 а йортында түбә һәм фасад ремонты, шул ук урамдагы 156, 160 йортларда фасад ремонты, 237 йортта фасад һәм подъезд ремонты булачак.

Авыл җирлекләрендә дә үзара салым акчалары һәм республикадан бирелгән ярдәм хисабына юллар төзекләндерү, су линияләрен яңарту, балалар һәм спорт мәйданчыклары, ял парклары төзү эшләре дәвам итәчәк. Димәк, 2018 ел да яңарыш һәм яңа төзелешләргә бай ел булачак, диелгән район хәбәрендә.

autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100