Сәхифәләр
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы баш редакторы
Ринат Билалов
420066, Татарстан Республикасы, Казан, Декабристлар ур., 2нче йорт.
«ТАТМЕДИА» акционерлык җәмгыяте
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы татар редакциясе
Баш редактор
Рәмис Латыйпов
Баш редактор урынбасары
Ләйсән Хафизова
Мөслим районы оешма-предприятиеләре арасында спартакиада бара
Бу атнада командалар шорт-трек, көрәш, шахмат-шашка буенча көч сынаша һәм баскетбол уйный.
(Мөслим, 3 февраль, "Татар-информ", "Авыл утлары", Фәридә Гайнетдинова). Мөслим районында оешма-предприятиеләр арасында ХVIII кышкы спартакиада уеннары старт алды. Быелгы ярышларда 33 коллективтан 14 команда катнаша. Башка еллардан аермалы буларак, быел район үзәгендәге балалар бакчалары да ярышларга тартылды, дип яза җирле басма.
Спартакиаданы ачу тантанасында спортчыларны район башлыгы Рамил Муллин сәламләде:
– Бүген Мөслимебездә спорт белән шөгыльләнү өчен бөтен мөмкинлелкәр дә бар. Узган ел гына сафка баскан әлеге универсал спорт залы халыкка хезмәт итсен. Гомумән, бүген җирелегебездәге һәр спорт объекты сезнең өчен эшли, шуңа күрә дә алар һәрвакыт спорт сөючеләр белән тулып торсын. Гадел уеннар һәм җиңүләр телим!
Бадминтон буенча Россия җыелма командасы әгъзасы Айнур Җәлиловның да әйтер сүзләре бар:
–Спорт ул – сәламәтлек тә, батырлык һәм матурлык та. Аны яратыгыз, җирлегебездә спорт белән шөгыльләнү өчен тудырылган мөмкинлекләрдән файдаланыгыз, – диде ул.
Волейбол буенча хатын-кызлар арасында район Советы һәм Башкарма комитеты командасына тиңнәр булмады. Ир-егетләрдән Мөслим гимназиясе һәм “Нептун” бассейнының берләшкән командасы беренчелекне үз кулларына алды. Бадминтонда егетләр арасында Мөслим лицее командасы беренчелекне алды. Хатын-кызлар арасында район Советы һәм Башкарма комитеты бу юлы да беренчелекне бирмәде.
Бу атнада командалар шорт-трек, көрәш, шахмат-шашка буенча көч сынаша һәм баскетбол уйный.
Кызыклы яңалыкларны күзәтеп бару өчен Телеграм-каналга язылыгыз