Сәхифәләр
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы баш редакторы
Ринат Билалов
420066, Татарстан Республикасы, Казан, Декабристлар ур., 2нче йорт.
«ТАТМЕДИА» акционерлык җәмгыяте
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы татар редакциясе
Баш редактор
Рәмис Латыйпов
Баш редактор урынбасары
Ләйсән Хафизова
Мөслим районы мәктәп яны лагерьларыннан ата-аналар да, балалар да кәнагать
Җәйге ял мәктәп бакчасында эшләү белән генә чикләнмичә, туган якны өйрәнү, эстетик тәрбия һәм физкультура-спорт юнәлешләрендә алып барылачак.
(Мөслим, 9 июнь, "Татар-информ", "Авыл утлары", Лилия Шәймиева). Мәктәп укучыларының зарыгып көтеп алган җәйге каникуллары башланды. Бүгенге көндә Г. Тукай исемендәге Мөслим урта мәктәбендә һәм гимназиядә, шулай ук Күбәк, Олы Чакмак, Әмәкәй, Тат. Бүләр, Тойгелде, Михайловкада мәктәп яны лагерьлары эшли. Аларда барлыгы 234 бала ял итә.
"Каникуллар – балаларга гына шатлык ул. Авылга кайтарырлык әби-бабасы яисә берәр караучысы булмаган һәм эштән бушый алмаганнар өчен яллар – өстәмә борчу гына. Менә шунда лагерьлар ярдәмгә килә инде. Балаларның ялы файдалы да, кызыклы да уза. Җаның да тыныч була, – ди Г. Тукай исемендәге Мөслим урта мәктәбендә эшләүче лагерьның өлкән вожатые Алисә Хафизова. Мәктәптә 3 отрядта барлыгы 60 бала йөри. Иртәнге сигездән көндезге икегә кадәр балалар, төрле спорт чараларында катнашып, сәламәтлекләрен ныгыта һәм вакытларын кызыклы һәм файдалы итеп үткәрә".
"Балаларның көне иртәнге зарядка белән башлана. Рапорт биргәннән соң иртәнге ашны ашыйлар, төрле интеллектуаль уеннар уйныйлар, район үзәгенең матур җирләренә, оешма-предприятиеләргә экскурсиягә баралар. Уйнап арыган балаларның төшке ашны тәмләп ашавын күреп елмаябыз. Лагерьның эшчәнлегеннән балалар да, аларның әти-әниләре дә бик канәгать", – ди вожатый Мөнирә Сөләйманова.
Укучыларның, мавыгып, кубик-рубик җыюларын, “Монополия” уйнауларын, стена газеталары чыгаруларын да күреп кайттык. Умарта күче кебек гөж килеп торган бүлмәдә һәрберсе үзенә шөгыль тапкан.
"Мин бу лагерьга беренче ел гына йөрмим. Бик ошый. Интернеттан, телевизордан арынып торабыз. Яңа дуслар таптым. Вакыт бик тиз уза. Нигә кичкә кадәр итмәделәр икән бу лагерьны?!" – ди, олыларча фикер йөртеп, Булат Вахитов.
Лагерьларга балалар әти-әниләренең гаризалары нигезендә кабул ителә. Түләү 498 сум 4 тиенне тәшкил итә. Әлеге суммага өч мәртәбә ашатуның да керүен исәпкә алсак, бу тиеннәр генә инде.
Гимназиядәге һәм Г. Тукай исемендәге Мөслим урта мәктәбендәге лагерьларга 60ар бала йөри. Авыл мәктәпләрендә чама белән 20-25 бала ял итә.
"Лагерьга йөрергә теләүчеләр быел күбрәк булды. Ләкин урыннар саны чикле булгач, бөтен теләүчеләргә дә җитмәде. Җитезрәкләр гаризаны тизрәк язып тапшырды. Мәктәпләрдә балалар саны күбрәк булган саен, мәктәп яны лагерьларына да ял итү өчен күбрәк урын бүлеп булыр иде. Балаларның ялы әти-әниләрнең кесәләренә сукмый, шунысы белән уңайлы. Райондашларыбыз “алга таба лагерьларның вакытын озайтырга иде” дигән теләктә", – ди мәктәптән тыш эшләр үзәге җитәкчесе урынбасары Эльза Шәймәрданова.
Район үзәгендәге өч мәктәптә 22 июньнән 9 июльгә кадәр ял һәм хезмәт лагерьлары да эшләячәк. Аларда барлыгы 120 бала ял итәр, дип көтелә. Балаларның ялы мәктәп бакчасында эшләү – яшелчә-җиләк җимеш үстерү, аларга су сибү, чүпләрен утау белән генә чикләнмичә, туган якны өйрәнү, эстетик тәрбия һәм физкультура-спорт юнәлешләрендә алып барылачак.
Кызыклы яңалыкларны күзәтеп бару өчен Телеграм-каналга язылыгыз