news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

Мөслим районы кооперативларының берсендә сменасына 300 баш каз эшкәртелә

Халыкка, дүртнең берсен үстереп бирү шарты белән, 27 меңгә якын каз бәбкәләре өләшенгән булган

 (Казан, 23 ноябрь, “Татар-информ”). 2012 елда барлыкка килгән “Агролидер” кооперативы, дүртнең берсен үстереп бирү шарты белән, Татарстанның Мөслим районында халыкка 27 меңгә якын каз бәбкәләре өләшкән иде. Бүген кооперативның сугым цехы халыктан китерелә торган шушы казларны эшкәртеп, сатуга чыгару белән шөгыльләнә. Сугым цехында бер сменага 300 баш каз суела.

Ул тирән эшкәртү узып, махсус упаковкага тутырыла. Кошның шулай ук эчке органнарын да сатуга чыгарабыз, ди кооператив җитәкчесе Ирек Хәмәдишин. Сугым цехында 30 га якын кеше эш белән тәэмин ителгән, дип белдерә Мөслим җирле басмасы.

autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100