news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

Мөслим районы Катмыш авылына чишмәдән су килә башлады

Катмышка чишмә суын китерү үзара салым акчасы хисабына башкарылды.

(Мөслим, 25 октябрь, "Татар-информ", "Авыл утлары", Фәридә Гайнетдинова.). Мөслим районы Катмыш авылында су линиясе ясалып, узган шимбәдә авылга чишмә суы килә башлады. Әлеге тарихи вакыйга уңаеннан тантаналы чара узды. Бу турыда район басмасы хәбәр итә.

Район башлыгы Рамил Муллин, авыл халкының шатлыгын уртаклашып, тәбрикләү сүзләрен җиткерде:

Район башлыгы үзенең бүләкләрен дә тапшырды. Катмыш авылына су кертүдә нәтиҗәле хезмәт куйган өчен “Мөслим инженерлык челтәрләре” җәмгыяте коллективы бүләкләнде. Районның иҗтимагый тормышында актив катнашканы, авылдашлары мәнфәгатен кайгыртуда нәтиҗәле хезмәте өчен Фәнис Корбангалиев район башлыгының Рәхмәт хатына лаек булды.

Катмышка чишмә суын китерү үзара салым акчасы хисабына башкарылды. Озынлыгы 1 км 900 метр тәшкил иткән линияне сузуда “Мөслим инженерлык челтәрләре” җәмгыятенең Илдар Шәмсетдинов җитәкчелегендәге бригада егетләре Равил Садриев, Мирзаян Хуҗин, Илнур Шәфигуллин, Равил Гыйздуллин, Рамил Гыйлфанов тырыш хезмәтләрен куйдылар.

autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100