Сәхифәләр
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы баш редакторы
Ринат Билалов
420066, Татарстан Республикасы, Казан, Декабристлар ур., 2нче йорт.
«ТАТМЕДИА» акционерлык җәмгыяте
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы татар редакциясе
Баш редактор
Рәмис Латыйпов
Баш редактор урынбасары
Ләйсән Хафизова
Мөслим районы Иске Вәрәш мәктәбенең 100 еллык юбилеен билгеләп үттеләр
Кичәдә бүләкләр дә тапшырылды.
(Мөслим, 31 март, "Татар-информ", "Мөслим-информ", Мөнирә Арсланова). Язгы каникулларда Иске Вәрәш башлангыч мәктәбенең 100 еллыгы уңаеннан төрле елларда мәктәпне тәмамлаучылар җыелды. Бу турыда җирле басма хәбәр итә.
Бер гасыр эчендә мәктәп биш урын алыштыра. Бүген ул заманча бинада – күпфункцияле үзәктә урнашкан.
Чарада катнашучылар беренче укытучыларны архив чыганакларыннан, истәлекләрдән белсә, үзләрен укыткан фидакарьләр турындагы хатирәләрне гомер буена күңел түрендә йөртә. Сәхнәдән авыл укытучылары хөрмәтенә матур сүзләр, моңлы җырлар яңгырады. Чыгыш ясаучыларның күбесе өчен дә юбилей елы икән – кайберәүләре мәктәпкә моннан 55, кайсылары 50, 30 ел элек кергәннәр.
Залда утыручы һәркемнең туган мәктәпләре, беренче укытучылары турында сөйләр сүзе күп иде. Бу көнне күптән күрешмәгән сыйныфташлар очрашты, һәркем күңеле белән матур хатирә булып калган балачагына кайтты.
Кичәдә бүләкләр дә тапшырылды.
Кызыклы яңалыкларны күзәтеп бару өчен Телеграм-каналга язылыгыз