news_header_top
16+
news_header_bot
news_top

Мөслим районы Иске Карамалы авылында салым акчасына мәчет янын төзекләндергәннәр

Авылны төзекләнерүгә 500 мең сум сарыф ителгән.

(Мөслим, 21 октябрь, "Татар-информ", "Авыл утлары").  Мөслим районының башка авыл җирлекләреннән аермалы буларак, Иске Карамалы җирлегендә салым акчасыннан авыл мәчетенә дә өлеш чыккан. Бу турыда район басмасы яза.

Иске Карамалыдагы “Борһан” мәчете каршында парковка ясалган, мәчет ихатасына брусчатка җәелгән,  яктырткычлар да куелачак. Балалар бакчасы каршында да уңайлы парковка эшләнгән. Авылның Кооператив һәм Яшьләр урамнарын тоташтыручы тыкрык өр-яңадан эшләнгән – юл астына торбалар салынып, таш-гравий белән күтәртелгән. Яшьләр урамында исә 900 метр арада су торбалары алыштырылган, су скважинасы яңартылган. Әлеге эшләр өчен 500 мең сум акча тотылган.

news_right_1
news_right_2
news_bot