news_header_top
16+
news_header_bot
news_top

Мөслим районы Иске Карамалы авылында һәркемнең велосипедын номерлары белән исәпкә алдылар

Авылда "Җитез тәгәрмәчләр" исемле чара узды.

(Мөслим, 22 август, "Татар-информ", "Авыл утлары" ). Мөслим районы Иске Карамалы мәдәният йорты, Физкультурачылар көне уңаеннан, балалар белән "Җитез тәгәрмәчләр" исемле чара уздырды, дип яза район газетасы сайты.

Тәгәрмәчле тимераякта узышу, велосипед белән уеннар, авыл буйлап велойөреш, Кубәк спорт мәйданчыгында уеннар балаларга бик ошады. Участок полиция инспекторы Маликов И.И. велосипедта йөрү кагыйдәләре белән таныштырды, аларны үтәгәндә генә бәла-казаларсыз йөрергә мөмкинлеген аңлатты, һәркемнең велосипедын номерлары белән исәпкә алды.

news_right_1
news_right_2
news_bot