news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

Мөслим районы фермеры: Тикшерүләр белән аптыраталар

«Күңелгә тия инде тикшерүләр, нахакка килеп, тиресеңә бәйләнеп йөриләр, югыйсә, без шәһәрне ашатучылар бит», — диде Лениза Ситдикова.

Мөслим районы фермеры: Тикшерүләр белән аптыраталар
Михаил Захаров

(Казан, 5 март, «Татар-информ», Гөлнар Гарифуллина). Мөслим районы Тойгелде авылыннан «КФХ Ситдиков» гаилә фермасы хуҗасы Лениза Ситдикова тикшерүләр кимрәк булсын иде, дигән теләген җиткерде. «Тикшерүләр белән аптыраталар», — диде ул «Татар-информ» хәбәрчесенә.

Фермер гаиләсе белән кошчылык белән шөгыльләнүләре турында сөйләде. «2010 елдан кошчылык белән шөгыльләнәбез. Йомырка салучы 16 мең тавыгыбыз бар. Төрле өлкәләрдән килеп алалар», — диде.

Лениза Ситдикова бәяләр артуы да эшне кыенлаштыруын әйтте. «Фермерларга хәзер бик авыр. Бөтен нәрсә кыйммәтләнде. Бодай 20 сумга менде, бөтен катнашма, өстәлмәләр бермә-бер артты. Былтыр зыянга эшләдек, әллә ни сатылмады да. Бик авыр ел булды. Быел ничек булыр инде. Яхшыга өмет бар, тик тикшерүләр белән борчыйлар», — диде.

Әле ике көн элек кенә «Россельхознадзор» оешмасыннан тикшерү килгәнен әйтте. «Карап торган бер ферма инде, алар кушкан бөтен әйберне эшләргә тырышабыз, югыйсә. Барыбер гаеп табалар. Юынып керергә душ кабинагызның суы ялганмаган, диләр. Аларның бөтенесен эшләргә акча кирәк бит, бушка килми», — ди Лениза ханым.

«Күңелгә тия инде тикшерүләр, нахакка килеп, тиресеңә бәйләнеп йөриләр, югыйсә, без шәһәрне ашатучылар бит. Эшли башлаганда 500 мең җитә иде әйләнешкә, хәзер 2,5 млн сум кирәк. Елдан-ел авырая. Бәяләр азрак төшсә, эшләргә ирек бирсәләр, штрафлар салмасалар, без эшлибез дә эшлибез инде», — ди фермер.

autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100