news_header_top
16+
news_header_bot
news_top

Мөслим районы Елгабаш авылында инвалид коляскасын урлаганнар

Мөслим районы Елгабаш авылында инвалид коляскасын урлаганнар

(Мөслим, 2 август, "Татар-информ", "Авыл утлары"). Мөслим районы Елгабаш авылында инвалид коляскасын урлаганнар, дип яза район газетасы.

Симәк авыл җирлегеннән хәбәр итәләр: шушы көннәрдә Елгабаш авылы тукталышыннан инвалид коляскасын урлаганнар. I төркем инвалид егет, коляскасын тукталышта калдырып, җиләк авыз итәргә урман эченә кереп киткән. Бәлки, кемнәрдер колясканы хуҗасыз, дип алып киткәндер?

Ике аягы да хәрәкәтсез булган райондашыбыз коляскасын кире кайтаруларын көтә. Күрүче, белүче булса, Симәк авыл җирлегенә хәбәр итүегезне сорыйбыз, диелгән район хәбәрендә.

news_right_1
news_right_2
news_bot