news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

Мөслим районы эчке эшләр бүлегенә яңа җитәкче билгеләнде

Җыелышның икенче өлешендә район эчке эшләр бүлегенең 2018 елдагы эшчәнлегенә нәтиҗә ясадылар, агымдагы елга бурычлар билгеләделәр.

Мөслим районы эчке эшләр бүлегенә яңа җитәкче билгеләнде

(Мөслим, 19 гыйнвар, "Татар-информ", "Авыл утлары", Лилия Шәймиева). Мөслим районы эчке эшләр бүлегенә яңа җитәкче билгеләнде. Ул – моңа кадәр Апас районы эчке эшләр бүлегенең полиция җитәкчесе булып эшләгән полиция подполковнигы Гатауллин Раил Равил улы. Бу турыда җирле басма хәбәр итә.

Бүлектә узган җыелышта Татарстан эчке эшләр министры урынбасары Алексей Завгороднев, район башлыгы Рамил Муллин катнашты. Алексей Анатольевич, Раил Гатауллинга яңа урынга билгеләнүе турында хезмәт таныклыгы тапшырып, җаваплы хезмәтендә уңышлар теләде.

Җыелышның икенче өлешендә район эчке эшләр бүлегенең 2018 елдагы эшчәнлегенә нәтиҗә ясадылар, агымдагы елга бурычлар билгеләделәр.
 

autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100