news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

Мөслим районы буенча һәр шартлы терлек башына 14,5 центнер азык берәмлеге тупланды

Гомумән алганда, кышкы чорга 20 мең 433 тонна сенаж, 3200 тонна печән әзерләнде.

(Мөслим, 15 июль, "Татар-информ", "Авыл утлары"). Күпьеллык үләннең беренче катын чабып алу төгәлләнеп килә, дип хәбәр итәләр Мөслим районы авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек идарәсеннән.

Район буенча һәр шартлы терлек башына 14,5 центнер азык берәмлеге тупланды. “Август-Мөслим” агрофирмасында бу күрсәткеч – 21, “Туган як”та – 19,5 центнер. Гомумән алганда, кышкы чорга 20 мең 433 тонна сенаж, 3200 тонна печән әзерләнде.

autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100