news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

Мөслим районы авыллары арасында “Авылымның айлы кичләре” исемле смотр-конкурсы үткәрелә

Тойгелде авыл җирлеге гармунчылары белән дан тота. Бу юлы да җирлек 8 гармунчыны сәхнәгә чыгарды.

(Мөслим, 17 февраль, "Татар-информ", "Авыл утлары"). Мөслимлеләр бу көннәрдә район спартакиадасында көч сынаша. Шул ук вакытта җыр-биюгә дә осталыкларын күрсәтә, смотр-конкурста катнаша, дип яза җирле басма.

Авыл җирлекләре арасында “Авылымның айлы кичләре” исемле смотр-конкурсы ел саен үткәрелә. Әлеге чарада авыл үзешчәннәре җыр-биюдә генә түгел, нәфис сүз буенча да осталыкларын күрсәтә. Һәр авыл җирлеге 1,5-2 сәгатьлек концерт программасы әзерли. Район үзәгендә яшәүчеләр дә әлеге концертларны көтеп ала. Халык зал тутырып килә.

Тойгелде авыл җирлеге гармунчылары белән дан тота. Бу юлы да җирлек 8 гармунчыны сәхнәгә чыгарды. Концертны исә яшь, әмма оста гармунчы Ринат Насыров ачты. “Гармунчыларыбыз – нигездә өлкәннәр. Ансамбль оештырдык. Ринат кебек яшьләрнең дә гармун моңына тартылуы сөендерә”, – ди Тойгелде авыл җирлеге башлыгы Дамир Минһаҗев.

Концертта халык көйләре белән бергә заманча җырлар да яңгырады. Үзешчәннәр күмәк биюләре белән дә сокландырды. Ансамбльләр чыгышын халык аеруча яратып кабул итте. Сәхнә костюмнары да зәвык белән сайланган иде.

Концертта өлкәннәр белән бергә яшьләрнең дә актив катнашуы сөендерде. Ташлыяр егете Раушан Нигъмәтуллин – 4 яшьтән сәхнәдә. Раушанның кечкенәдән җыр-моңга тартылуында әнисе Фәнисә ханымның өлеше зур. Мәктәптә музыка дәресләрен укытучы Фәнисә ханым мәдәни чараларда улы белән бергә катнаша. Концертта да алар ансамбль составында да чыгыш ясады, күмәк биюләрдә дә катнашты.

Ике сәгатькә якын барган концерт сизелми дә үтте. Зал тутырып килгән тамашачылар һәр чыгышны алкышларга күмде, диелгән район хәбәрендә.

autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100