news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

Мөслим районы авыл хуҗалыгы берләшмәләре язгы кыр эшләренә әзерләнә

Быел агрофирмада 4000 гектардан артык мәйданда көнбагыш игеләчәк.

Мөслим районы авыл хуҗалыгы берләшмәләре язгы кыр эшләренә әзерләнә
muslumirc.ru

(Мөслим, 28 март, "Татар-информ", "Мөслим-информ", Фәридә Гайнетдинова). Район авыл хуҗалыгы берләшмәләре җаваплы кампания – язгы кыр эшләренә әзерләнә. Бүген аларның һәркайсы чәчүлек орлык, чәчү һәм җир эшкәртү техникасын әзерләү, ашлама туплау кебек мөһим эшләр белән мәшгуль. Бу турыда җирле басма хәбәр итә.

Узган көз “Намус” агрофирма-сының киләсе елдагы эшчәнлегенә бәйле төрле сүзләр йөргән иде. Озак еллар чүп үскән басуларның тәртипкә китерелүенә сөенгән авыл халкы басуларның тагын ташландык хәлгә калуыннан куркып калды. Бәхеткә, “Намус” агрофирмасы эшчәнлеген туктатмады. Намуслылар быел да ун мең гектардан артык мәйданда эшләячәк.

Быел агрофирмада 4000 гектардан артык мәйданда көнбагыш игеләчәк. Чәчү өчен чит илнең югары сыйфатлы өч-дүрт төрле орлыгын кулланырга планлаштыра агрофирма. 1000 гектардан артык мәйданда арпа чәчеләчәк. Быел 400 гектардан артык мәйданда орлык өчен горчица да үстереләчәк.  “Намус” басуларында шикәр чөгендере игү планлаштырылмый. 

Язгы кыр эшләрендә сигез берәмлек техника катнашыр, дип көтелә. Аларның дүртесе – көнбагыш игү өчен, дүртесе арпа чәчү өчен кулланылачак. “Агросила Групп” холдингы тарафыннан көнбагыш чәчү һәм җир эшкәртү өчен техника җибәрү дә планлаштырыла. Бүген агрофирмада барлык техника да механизаторлар белән тәэмин ителгән һәм тулы әзерлек сызыгына куелган. Чәчү барышында куллану өчен ашлама да тулысынча кайтып беткән.

autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100