news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

Мөслим районы 12 мең гектарда көзге культуралар чәчәргә ниятли

Һәр гектарга 35 әр килограмм минераль ашлама тупланды.

(Мөслим, 11 сентябрь, "Татар-информ", "Авыл утлары"). Мөслим районы буенча 12 мең гектарда көзге культуралар чәчү планлаштырыла. Уҗым культуралары да зур мәйданнарда икән, дип яза җирле басма.

“Намус” агрофирмасы объектив сәбәпләр аркасында быел көзге чәчүне үткәрә алмый. Шуңа да карамастан, район буенча көзге культураларны узган елгыдан 2 мең гектарга күбрәк чәчү планлаштырыла. Бүгенге көндә әлеге агрочара район буенча 9 мең 300 гектар мәйданда, ягъни планның 77 проценты күләмендә үткәрелде. “Туган як” агрофирмасы, “Исламов”, “Әюпов”, “Авзалов”, “Нуретдинов” фермер хуҗалыклары көзге чәчүне төгәлләделәр. Бүген уңышы алынган басуларда салам җыю, туфрак эшкәртү бара. Бүгенге көндә 2500 гектарда җир – тирәнтен, 8000 гектары өслекле эшкәртелде. “Туган як”, “Август-Мөслим” агрофирмалары, “Авзалов”, “Исламов”, “Әюпов” хуҗалыклары бу агрочараны башкаруда өлгерлек күрсәтә. Хуҗалыклар, киләсе елда мул уңышка йөз тотып, чәчүлек орлык фондын яңарту, минераль ашламалар туплау өстендә дә эшли. Әйтик, “Август-Мөслим” агрофирмасы – 850 тонна, “Туган як” агрофирмасы 100 тонна югары репродукцияле орлык кайтарды.

Район буенча һәр гектарга 35 әр килограмм минераль ашлама тупланды.

autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100