news_header_top
16+
news_header_bot
news_top

Мөслим оешма-предприятиеләре арасында смотр-конкурс үткәрелә

Мөслим оешма-предприятиеләре арасында смотр-конкурс үткәрелә

(Мөслим, 13 ноябрь, "Татар-информ", "Авыл утлары"). 10 ноябрь көнне Зифа Басырова исемендәге район мәдәният йорты сәхнәсендә оешма-предприятиеләрнең үзешчән сәнгатьтә катнашучыларның “Үзем сайлаган һөнәр” район смотр-конкурсы башланды, дип яза җирле басма.

Быел смотр-конкурста беренчеләрдән булып яшьләр белән эшләү һәм спорт бүлегенә караган оешмалар – Мизгел" яшьләр үзәге, мәгариф идарәсе һәм мәктәптән тыш эшләр үзәге, спорт мәктәбе, ФОРПОСТ яшьләр берләшмәсе һәм мәгариф идарәсе белән аграр көллият хезмәткәрләре чыгыш ясады. Дәртле җырлар, биюләр һәм кызыклы мәзәкләр бер генә тамашачыны да битараф калдырмагандыр.

news_right_1
news_right_2
news_bot