news_header_top
16+
news_header_bot
news_top

Мөслим медицина хезмәткәрләре үз бәйрәмнәрендә ГТО тапшырды

Хезмәт алдынгыларына Мактау грамоталары һәм Рәхмәт хатлары тапшырылды.

Мөслим медицина хезмәткәрләре үз бәйрәмнәрендә ГТО тапшырды
muslumirc.ru

(Мөслим, 22 июнь, "Татар-информ", "Мөслим-информ"). Мөслим районы халкының сәламәтлеген саклау өлкәсендә эшләүчеләр бүген “Нурлыгаян” паркында һөнәри бәйрәмнәрен билгеләп үтте. Алар ГТО нормаларын да тапшырдылар. Бу турыда җирле басма хәбәр итә.

Бәйрәмне ачып, район үзәк хастаханәсе баш табибы Рамил Морзаханов тәбрикләү сүзләре әйтте һәм Татарстан сәламәтлек саклау министрының котлауларын җиткерде. Муниципаль район башлыгы урынбасары Азат Әхмәтҗанов та бәйрәм котлауларын тапшырды.

Сәламәтлек саклау өлкәсендәге күпьеллык намуслы һәм нәтиҗәле хезмәтләре өчен бертөркем хезмәткәрләргә һәм шәфкать туташларына Татарстан Сәламәтлек саклау министрлыгының, район башлыгының Мактау грамоталары һәм Рәхмәт хатлары тапшырылды.

Район үзәк хастаханәсе администрациясе һәм профсоюз комитетының Рәхмәт хатлары да ияләрен тапты. Бәйрәмдә 50, 65, 70 яшьлек юбилярлар да хөрмәтләнде.

Тантаналы өлештән соң сәламәтлек сагында торучылар ГТО нормаларын тапшыруда катнаштылар, төрле кызыклы уеннар уйнап, районыбыз үзешчәне Илсур Хафизовның җырларын тыңлап, ял иттеләр.

news_right_1
news_right_2
news_bot