Сәхифәләр
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы баш редакторы
Ринат Билалов
420066, Татарстан Республикасы, Казан, Декабристлар ур., 2нче йорт.
«ТАТМЕДИА» акционерлык җәмгыяте
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы татар редакциясе
Баш редактор
Рәмис Латыйпов
Баш редактор урынбасары
Ләйсән Хафизова
Мөслим Магомаев татар әбисен бик ярата иде – Тамара Синявская
Мөслим Магомаевның 75 еллыгы уңаеннан Татар дәүләт филармониясендә узган искә алу концертында Тамара Синявская катнашты.
(Казан, 2 октябрь, «Татар-информ», Рузилә Мөхәммәтова). Тамара Синявскаяда бөек җырчы Мөслим Магомаевның әбисе Бәдигыльҗәмалның фоторәсеме саклана. Бу хакта ул Казанда журналистлар белән очрашу вакытында әйтте.
“Мөслим Магомаевның әбисе Казан татары иде – Бәдигөл. Мөслим татар әбисен бик ярата иде. Әбисе дә Мөслимне яраткан. Ул аның бердәнбер оныгы булган бит. Мөслимне кечкенә чакта ул тәрбияләгән. Миндә аның фоторәсеме саклана. Гаҗәеп сөйкемле ханым”, – диде Тамара Синявская “Татар-информ” хәбәрчесенең Мөслим Магомаевның татар тамырлары турындагы соравына җавап итеп.
Әмма ул фотоны интернет аша табу мөмкинлеге юк. Тамара Синявская фотоларының сайтларга куелмавын, интернет белән дуслыгы булмавын әйтте.
Искәртеп үтәбез, кичә Г.Тукай исемендәге Татар дәүләт филармония залында СССРның, Азәрбәйҗанның һәм Россиянең халык артисты, күренекле җырчы һәм композитор Мөслим Магомаевның 75 еллыгы уңаеннан аны искә алу концерты узды. Тамашачы белән бергә бөек җырчы репертуарындагы җырларны аның хатыны СССРның халык артисты, опера җырчысы, ГИТИС педагогы Тамара Синявская да тыңлады.
Мәгълүмат өчен: СССРның халык артисты, Совет, Россия һәм Азәрбәйҗан опера һәм эстрада җырчысы Мөслим Магомаев 2008 елның 25 октябрендә 66 яшендә хатыны Тамара Синявская кулында вафат була. Танылган опера җырчысы Тамара Синявская хәзер ГИТИСта укыта, җырламый.
Мөслим Магомаевның әбисе Бәдигыльҗәмал – данлыклы Терегуловлар нәселеннән. Бәдигыльҗәмалның әтисе Хәсән Терегулов озак вакыт Тифлиста хезмәт иткән. Бәдигыльҗәмал композитор Мөслим Магомаев хатыны булган, бу СССРның халык артисты Мөслим Магомаевның бабасы, ягъни алар тулысынча адашлар.
Кызыклы яңалыкларны күзәтеп бару өчен Телеграм-каналга язылыгыз