news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

Мөслим мәктәпләренә язучылар килде

Мөслимдә “Татар әдәбияты һәм сәнгате” көннәре дәвам итә.

(Мөслим, 18 сентябрь, "Татар-информ", "Авыл утлары"). Мөслимдә “Татар әдәбияты һәм сәнгате” көннәре дәвам итә. Кунаклар район мәктәпләрендә узган очрашуларда катнаштылар. Мөслим лицеена очрашуга якташ яузучыларыбыз Фоат Садриев, Мөҗәһит Әхмәтҗанов, язучы, җәмагать һәм сәясәт эшлеклесе Разил Вәлиев, шагыйрь Роберт Миңнуллин килделәр, дип яза җирле басма.

Алар иң элек уку кабинетлары белән таныштылар. Актлар залында язучыларны укучылар каршы алды. Кунакларга “Мөслимем – бәллүр бишегем” исемле уен күрсәтелде. “Курай” һәм “Кояшлы ык” командаларына берләшкән укучылар: Мөслим төбәге, Язучыны таны, Күренекле шәхесләр, Наис Гамбәр 70, Бу юлларның авторы кем, Зөлфәткә 70, Серле сандык темаларына бүленгән сорауларга җавап бирделәр. Нәтиҗәдә “Кояшлы Ык” командасы 1630, “Курай” командасы 1580 балл җыйдылар. Аннан соң сәхнәгә кунаклар күтәрелде. Алар һәрберсе, туган телебез – татар телен онытмаска, тугна телебез белән һәрвакыт горурланырга чакырды. Татарстан халыклар ассамблеясенең Мөслимдәге вәкиллеге җитәкчесе Рушат Солтанов, район мәгариф идарәсе җитәкчесе урынбасары Ләйлә Харисова да, үзләренең фикер-тәкъдимнәрен җиткерделәр.

Соңыннан укучылар һәм кунаклар истәлеккә бергәләп фотога төштеләр.

autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100